Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Төбәкара акция «Без синең оныкларың, Җиңү» ." 900 көн батырлык. Блокада һәм аның геройлары"

27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның бу көнендә Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Тарихи дата уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен " 900 көн батырлык. Блокада һәм аның геройлары" темасына мәгълүмати-танып-белү сәгате уздырдык. Мәгълүмат бирүне  Ленинград халкының 900 каһарманлыгы һәм батырлыгы, блокаданың тарихи өзелеше турында тарихи белешмә белән таныштырудан башладык. Аннан соң укучылар  «Ленинград блокадасы»дигән презентация карадылар. Блокада вакытында кечкенә ленинградлыларның ачлык, салкынлык, үлем белән ничек көрәшүләрен белделәр. Сугышның беренче көннәреннән үк өлкәннәргә ярдәм итәргә тырышулары : фронтка киткән әти-әниләр урынына станокларга басып эшләүләре, оборона ныгытмалары төүдә катнашулары укучыларда соклану уятты.Бигрәк тә Ленинград блокадасының 125 грамм ипиен күргәч . ба­ры­быз да тет­рә­неп кит­тек. Хә­зер­ге мул, рәхәт  тор­мыш­та яшә­ве­безгә ,сугышта катнашкан әби-бабайларыбызның тырышлыгы, батырлыгы күп булуын аңлаттык. Сугышларда һәм шәһәрне дошманнан азат итүдә катнашкан үзебезнең авыл солдаты, Бөек Ватан сугышы ветераны Нуриев Әсгать Нури улының сугыш картасы белән таныштырдык. Укучылар белән авылыбыздан сугышта ктнашкан әби- бабайларын барладык.  «Беркем дә, берни дә онытылмый " дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясап Хәтер китабын карадык. Ахырдан  Илья Миксонның блокада көннәрендә Ленинград халкы, Ленинград балалары тормышын чагылдыручы “Жила была” китабыннан өзекләр кычкырып укылды.