Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Татар халкының җырлары, уен кораллары-кадерле мирас”. Мәдәният дәресе.

Безнең татар халкы борын-борынга җырга-моңга хирыс халык.Ә халыкның җыр хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Укучыларның  кече яшьтән татар халкының җырларына, уен коралларына кызыксынуларын үстерү масктыннан без китапханәдә “Татар халкының җырлары, уен кораллары-кадерле мирас” темасына мәдәният дәресе уздырдык. “Татар халык уен кораллары” күргәзмәсен тәкъдим  итеп, уен коралларын танырга, нинди материалдан эшләнгән булуларын карадык,тавышларын тыңладык.  Халык җырлары,моңнары да гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып торуын аңлатып, иң таныш җырлар “Әпипә”  “Әнисә” “Бишек җыры”  көйләрен тыңладык. Уен кораллары ярдәмендә ул көйләрне уйнап карадык. Укучыларга  уен коралларында уйнау  бик ошады,  аларга курайда, гармунда өйрәнү серләренә өйрәтүче китаплар тәкъдим ителде.