Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Табигатьнең бар матурлыгы хатын-кызда"

Табигать -Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән. Китапханәбездә  “Ак калфак” клубы оешмасына йөрүче  хатын-кызлар белән  "Табигатьнең бар матурлыгы хатын-кызда" темасына чара уздырылды. Китапханәче “Без табигать балалары» темасына китап күргәзмәсе тәкъдим итеп, табигать байлыкларының хатын-кыз матурлыгына, сәламәтлегенә  йогынтысы зур булуын аңлатып,  үләннәрдән маскалар ясау, сәламәтлек өчен дару үләннәре куллану рецептлары тәкъдим итте. “Табигать безгә илаһи матурлык кына бирми. Без аның байлыкларыннан күп кулланабыз. Яшәү өчен бөтен нәрсәне без табигатьтән алабыз.”-дип  Мери Кей компаниясе хезмәткәрләре үзләренең  косметик продукцияләрен тәкъдим иттеләр.”Яшь барган саен сыйфатлы косметика кулланып без матурлыгыбызны контрольдә тота белергә тиешбез. Кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Бит тиресен кремнар, маскалар ярдәмендә  дымландырып, яшелчә, җиләк-җимешләр белән тукланып, табигать матурлыгына сокланып, табигаттә тереклек ияләрен саклап, матур, сәламәт яшик” –дип тәмамланды кичә. Кичәдән һәр кеше үзе өчен файдалы киңәш, рухи байлык алып саубуллашты.