Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Яңа елны кайда, ничек каршылыйлар”.Викторина

Яңа ел-һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме.. Тик бөтен җирдә дә яңа ел бер үк вакытта килми. 9 гыйнвар көнне безнең авыл китапханәсендә, яшьләр  белән берлектә, «Яңа елны кайда, ничек каршылыйлар? " дип исемләнгән викторина үткәрелде.". Китапханәче Локманова Г.Х. бәйрәм тарихы һәм аның төп геройлары, төрле ил халыкларының яңа ел традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Шуннан соң викторинаның кызыклы сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде, сораулар Германия, Италия, Шотландия, Кытай һәм дөньяның башка илләрендә яшәүчеләр турында бик күп яңалыклар белергә булышты. Яшьләр бик теләп конкурсларда катнаштылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, Яңа ел табышмакларына җаваплар бирделәр. Әлеге чара яшьләрнең Яңа ел турында белемнәрен ныгытырга , вакытларын күңелле үткәрергә ярдәм итте.