Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Батыр кем ул?" Әңгәмә.

9 декабрь- "Ватан Геройлары" көне уңаеннан китапханәбездә "Батыр кем ул?" дигән темага әңгәмә үткәрелде.Укучыларга батырлык төшенчәсе аңлатылды. "Ватан Геройлары" көне турында мәгълүмат бирелде. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына ихтирам, хөрмәт тәрбияләнде. Тыныч тормышта да батырлык эшләп булуы әйтелде. Шундый кешеләрнең берсе- Ф. Яруллин батырлыгы һәм аның тормыш иптәше- Нүрсөя апа батырлыгы.Аларның батырлыклары турында фикер алышынды.