Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Кайсыгызның кулы җылы" Әдәби-музыкаль кичә.

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне.Шул уңайдан без киң катлам китап укучылар белән бергә   “Кайсыгызның кулы җылы” ” дип исемләнгән кичә оештырдык.  Кичәгә  инвалид булган авылдашларыбызны  тәрбияләүче  Фәридә һәм Әлфия апаларны  чакырдык. 

Мондый очрашулар һәркемнең үз сәләтен, һөнәрен күрсәтүе белән дә ямьле.Кичәдә укучылар үзләренең матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Китапханәче “Сынмас рухлы шәхесләр” китап күргәзмәсе аша Ф. Яруллин, Г. Сәгыйров, Р.Шәрипов, Л.  Тимергалиева иҗаты белән беррәттән, көчле рухлы, тормышта югалып калмаган Р. Нәбиев, М. Зарипова белән таныштырды. Кичә дәвамында сәламәтлеге чикле кешеләргә мәрхәмәтле булырга, җылы карашыбызны, игътибарны киметмәскә чакырды. “Кичә бик тәрбияви, һәр кешегә уйланырлык шигырьләр белән бай, эчтәлекле булды “-дип Фәния апа Халиуллина барлык тамашачылар исеменнән рәхмәт сүзләре әйтте. Фәридә һәм Әлфия апа:” Шекә мәдәният хезмәткәрләренә искә алып безне зурлаганыгыз, гел хәлебезне белеп, килеп йөрүгез өчен дә зур рәхмәт “-дип, үзләренең җылы теләкләрен теләделәр.