Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Сынмас рухлы шәхесләр". Китап күргәзмәсе.

Китапханәбездә инвалидлар декадасына багышланган "Сынмас рухлы шәхесләр" күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә Ф. Яруллин, Г. Сәгыйров, Р.Шәрипов, Л.  Тимергалиева иҗаты белән беррәттән, көчле рухлы, тормышта югалып калмаган Р. Нәбиев, М. Зарипова һәм башка шәхесләр турында да мәгълүмат алырга була. Күргәзмә 10 декабрьгә кадәр эшли.