Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Китап-белем чишмәсе". Викторина.

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан Шекә башлангыч белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары арасында 2019 елның сентябреннән “Мин китап укыйм” әдәби марафоны старт алган иде. Көз айлары буенча алар китап укыдылар, һәр укыган китапны алмалар белән билгеләп кәрзингә җыя бардылар. Ноябрьнең сонгы көнендә без укучылар белән “Китап белем чишмәсе” темасына викторина  уздырып, баларның укыган әсәрләре турындагы белемнәрен барладык, вакытлы мәтбугат битләрендә басылып чыккан биремнәрне чиштек, китап уку кагыйдәләрен ныгыттык. Китап нәрсә ул, ул ни өчен кирәк?- соравына укучыларның фикерләрен тыңладык.  Ахырдан көз айларында иң күп китап укучыны билгеләдек.1 урында-  2 сыйныф укучысы Хабабрахманова Азалия, 2 урында- 2 сыйныфтан Абдуллина Илзирә, 3 урында- 1 сыйныф укучысы Абдуллина Иркә танылды. Укучыларның барысына да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Марафонда катнашу укучыларга бик ошады, кыш айлары марафонында катнашырга да бик теләп риза булдылар. Зур уңышлар Сезгә укучыларым!.