Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Бер күрешү үзе бер гомер” / Әдәби-тематик кичә.

Әниләр көне хөрмәтенә китапханәбездә “Ак калфак оешмасы” әгъзалары белән “Бер күрешү үзе бер гомер” дип исемләнгән әдәби тематик кичә уздырылды.  Кичәдә әниләр катнашында төрле кызыклы уеннар уйналды, матур шигырьләр укылды, балачак, үсмерчак, яшьлек еллары истәлекләре белән уртаклаштылар.Әни-апаларыбыз үткәргән ярышларда үзләрен тапкыр, уңган, укымышлы,музыкаль, җитез, талантлы әниләр буларак таныттылар. Әниләргә мәдхия укыган  шигырьләр, мәкалләр  дә беркемне битараф калдырмады. Кичә  барышында  " Иң кадерле, иң хөрмәтле, булсын җирдэ Әнилэр" китап кургәзмәсе тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсендәге китапларда  хатын-кыз бөеклеге, ана образы киң колач алган иде.  Кичә чәй өстәле артында, бик күңелле узды.