Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Бала, үз хокукларыңны бел!". Белешмә сәгате.

20 нояберь Бала хокуклары турында конвенция кабул ителгән көн. Шул конвенция белән таныштыру максатыннан без уен формасында “Бала, үз хокукларыңны бел!” дигән девиз белән чара уздырдык. Балалар үзләренең хокукларын яклауга, үз фикерләрен белдерүгә, мәгълүмат алуга, белем алуга, ял итүгә хокуклары турында белделәр. Чара ахырында балалар алган белемнәрен әкиятләр аша ныгыттылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.