Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

IX Дөньякүләм "Әдәби марафон"

Ноябрь аенда Казан шәһәрендә 9 нчы тапкыр Дөньякүләм "Әдәби марафон" проекты үткәрелде. Әлеге проектта китапханәче Локманова Г.Х. да катнашты. Ул 21 көн буе татар язучыларының әсәрләрен укыды, алардан өзекләрне социаль челтәрләргә (Инстаграм, ВКонтакте) урнаштырып барды һәм финалга чыкты. Финал тантанасы Казанның Универсиада авылында урнашкан концертлар залында үтте. Китапханәче дә әлеге тантанада катнашты һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнде.