"Авылымның җанлы авазы"
17 ноябрь көнне Шекә авылы клубында Шекә авылында яшәүче гражданнар җыелышы узды. Җыелышта авыл советы рәисе Вәзир Сәгыйтов 2018-2019 елларда эшләгән эшләргә отчет ясады. Халык көнкүрешендә кирәкле темаларны хәл ителде , үзара салым акчасы җыю кебек мәсьәләләр каралды. Җыелыштан соң мәдәният хезмәткәрләре оештырган зур концерт булды.