Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Укучының мәдәни көндәлеге битләренә сәяхәт.

Мәдәни көндәлекле  укучыларның максаты – уку елы дәвамында укытучысы, сабакташлары, әти-әниләре белән бергәләп үзе яшәгән шәһәрдәге, райондагы китапханә, музей, кинотеатрларга, башка шәһәрдәге тарихи-истәлекле урыннарга бару һәм андагы хезмәткәрләрдән көндәлектәге махсус битләргә билге-тамга куйдырту. Моннан тыш аларга белемнәрен, иҗади сәләтләрен күрсәтергә дә менә дигән мөмкинлек бу көндәлек. Шуларны истә тотып без 1 сыйныф укучылары белән мәдәни көндәлек битләренә сәяхәт иттек. Театраль Татарстан бүлеге буенча белемнәрне ныгытып биремнәрен эшләдек, кроссвордны чиштек.