Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Хатын-кыз матурлыгы серләре". Мастер класс.

"Матурлык һәрчак безнең янәшәбездә, хәтта күзгә ташланмаса да, ул төрлечә күренә. Бу бәлки тышкы матурлык, күңел сыйфатларының матурлыгы, тирә - юнь дөньясының яки кеше кулы белән ясалган кешелек мөнәсәбәтләренең матурлыгы булырга мөмкин», - дип билгеләп үтте китапханәче Локманова Г.Х. Китапханәбездә  чираттагы мастер класс узды. Ул якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан «Хатын-кыз матурлыгы серләре» дип аталды.

Кунакларыбыз Ләвисә Фәттахова һәм Розалия Кильметова хатын-кызларыбызга матур булу серләрен ачтылар.  Бит, кул тиресен ничек карарга, нинди тәртиптә, нинди  кремнар  тидерергә күрсәтеп,  һәр кешегә кулланып карарга мөмкинлек тудырдылар.  Макияжны ничек дөрес салу турында сөйләделәр  һәм параллель рәвештә нинди косметик продукттан файдалану әйбәтрәк,  көндезге, кичке яки бәйрәм өчен нинди макияж кулланырга мөмкин  булуын аңлаттылар. Көндезге һәм кичке макияж ясап күрсәттеләр . “Хатын-кыз матурлыгы серләре” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Очрашу сәгате  сизелмичә үтеп тә китте, без фикер алыштык,  шаярттык, көлдек һәм яхшырак, матуррак булырга, чибәрлек серләренә  өйрәндек. Кунакларыбызга безгә җылы, файдалы мастер класс күрсәткәннәре өчен рәхмәт. Тагын очрашулар көтеп калабыз дип саубуллаштык.