Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Татар халык бәйрәме - Сабантуй. Бүләк җыю

Һәр ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач, авыл һәм шәһәрләрдә татар халкының зур бәйрәме- Сабантуй үткәрелә.Сабантуй-сука бәйрәме. Игенчеләрнең хезмәт бәйрәме ул. Элек ул бәйрәмне язгы чәчү башланганчы-яз көне үткәргәннәр. Бу бәйрәм мул уңыш булуын теләп үткәрелгән. Сабан туена чакырып, сөрән салып кычкырып  йөргәндә малайлар:”Сөрәнгә, сөрәнгә, сөрәнгә! Сөрән беткәч, сабан,  сука, төрәнгә!”-дип такмаклый торган булганнар.

       Без дә Сабантуй бәйрәме уңаеннан, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап: мәйдан   өчен, кыңгыраулы ат җигеп, арбага балалар утыртып, озын колгалар тотып; гармун белән җырлап-биеп бүләк җыйдык.