Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Балачакның күңелле мизгелләре. Бәйрәм кичәсе.

     Һәр бала яклауга, кайгыртуга мохтаҗ, алар безнең киләчәгебез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.

    1 июнь – Халыкара балаларны  яклау  көне уңаеннан саф һавада балалар белән “Балачакның күңелле мизгелләре” дип исемләнгән чара  оештырылды. Балалар барысы да бик теләп төрле уеннарда катнаштылар, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, бүләкләр алдылар. Иң күп китап укучы  балаларга бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Балалар өчен оештырылган бәйрәм кичәсе бик күңелле, матур үтте.