Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

«Хәтер булып калка үткәннәр».

Россия тарихында иң кызганыч даталарның берсе – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Шекә выл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, мәктәп укучылары өчен «Хәтер булып калка үткәннәр» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде.

“Без татарлар. Россия безнең уртак Ватан”

12 июнь-Россия көне. Шул уңайдан Бөтенроссия “Надень народное на День России» акциясенә кушылып, кече яшьтәге укучылар белән “Без татарлар. Россия безнең уртак Ватан” темасына мәгълүмат бирү сәгате узды.

«Әйдәгез Пушкинны укыйк»

6 июньдә бөтен Россиядә Пушкин көнен билгеләп үтелде. Бу әдәбиятта гына түгел, ә бөек рус шагыйрен яраткан, бүген дә замандаш була алган һәр кеше өчен дә истәлекле көн булды. Пушкин әсәрләре безгә балачактан таныш һәм гомер буе безнең дус. Бу көнне китапханәдә киң даирә укучылары өчен «Әйдәгез Пушкинны укыйк»дип исемләнгән кычкырып укулар узды

"Табигать, син нинди серле".

4 июньдә Пушкин картасы проекты буенча яшүсмерләр һәм яшьләр өчен экологик мозайка узды. Чарада катнашучылар планетабызның төрле кызыклы почмаклары белән таныштылар. .

"Сабантуйга бүләк җыю"

Сабантуй алдыннан булачак батырлар өчен бүләкләр җыю-борынгы йола, 2 июнь Шекә авылында үткәрелде.

"Сабантуйга бүләк җыю" фольклор бәйрәме.

Милли Сабантуй бәйрәменә әзерлек башланды. Әзерлекнең иң күңелле өлеше-бәйрәм өчен бүләкләр җыю. Бу борынгы йола зур бәйрәм чарасын искә төшерә. Илдус авылында без, Шекә авыл мәдәният хезмәткәрләре, Сабантуйга бүләк җыю бәйрәме оештырдык.

"Бәхетле балачак"

1 июньдә авылда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Бәхетле балачак» балалар бәйрәме узды.

"Безнең ярдәмче - каталог"

"Безнең ярдәмче - каталог" - Шекә авыл китапханәсендә киң даирә укучылары белән шундый исем астында китапханә дәресе үткәрелде.

"Туган ил ул була бер генә"

Балалар язучысы, шагыйрә, балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты өлкәсендә әдәби премия лауреаты Энҗе Мөэминованың 100 еллык юбилей уңаеннан, кече яшьтәге укучылар өчен, "Туган ил ул була бер генәя"әдәби сәгате үткәрелде.

«Ышаныч телефоны сиңа ярдәм итәчәк»

17 майда бөтен дөньяда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә мәгълүмат сәгате узды.

"Онытырга хакыбыз юк!"

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, Шәкә авылында 9 Май хөрмәтенә тантаналы сәгать узды.

Батырлык дәресе "Җиңү көне"

Җиңү Көненең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, кече яшьтәге укучылар белән китапханәдә "Җиңү көне"темасына чара узды.

Тыл ветераннарын котлау.

Сугыш елларның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган тыл ветераннары Хәсәнә апа Кашапованы, Бәдәр апа Асадуллинаны Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән котладык

Бәйрәм белән!

1 май бәйрәме уңаеннан Без Мирҗәм авылы халкына матур концерт программасы тәкъдим иттек.

Өмә

Бу атна өмәсендә буяу эшләре башкарылды.