"Посади дерево - помоги планете!"
"Агач - тынычлык символы, ул табигатьне саклау кирәклеге турында искәртмә".
4 нче сыйныф укучылары "Посади дерево - помоги планете!" акциясендә катнаштылар. Шулай итеп, укучылар башлангыч мәктәпнең тәмамлануын билгеләп үтәргә һәм үзләре турында яхшы хәтер калдырырга булдылар. Балалар планетаны яшелләндерү-мөһим эш икәнен аңлыйлар. Агач утырту - иң яхшы хәтер. Буыннар алмашачак, ә бүгенге дүртенче сыйныф укучылары утырткан агачлар укучыларны яшел киемнәре белән сөендереп үсәчәк.