"Габдулла Тукай әдәби музеена" сәяхәт
"Казанда яшәгән чорында татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913), ягъни 1907 елның көзендә Уральскидан Казанга күчеп килгәч, бик күп сәяхәт итә. Ул туган Казан арты - Кырлай, Кушлавыч, Өчиле, Каенсар, Әтнә, Сембер губернасының Гурьевка поселогы, Түбән Новгородта Макарьев ярминкәсендә, Әстерхан, Самара, Уфа, Петербург, Троицк шәһәрләрендә була.
Казанда Габдулла Тукай музее экспозициясендә - Г. Тукайның шәхси әйбере - карандашлар өчен стаканчик, аны Петербургка сәяхәт вакытында сатып алган.
Музейның уникаль экспонаты - Г. Тукай үлгәннән соң ясалган гипс битлеге. 3/16 апрель 1913 ел, дуслары үтенече буенча, ул шагыйрьнең битеннән төшереп алына. Озак вакытлар ул ТР Дәүләт ммузеенда саклана. 1988 елдан башлап - Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда күрсәтелә..."