"Тукай - шигърият күгендә иң якты йолдыз"
26 нчы апрельдә татар халкының бөек шагыйре - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Чиканас балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен "Тукай - шигърият күгендә иң якты йолдыз" дип исемләнгән кичә үткәрделде.
Балалар Габдулла Тукай әкиятләрен, шигырьләрен тыңлап үттеләр, "Кәҗә белән Сарык" һ.б. әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
Кичәгә әзерлек барышында "Тукай-шигърият күгендә иң якты йолдыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнеп, балалар бакчасына йөрүче балалар өчен күзәтү ясалды.