"Профилактика правонарушений".
9 нчы апрель көнне Чиканас мәктәбендә 1 - 4 нче класс укучыларына "Профилактика правонарушений" дигән темага стенд һәм презентация күрсәтелде. Укучыларга мәктәптә һәм юлда үз-үзеңне ничек тотарга ярый һәм ничек ярамый дигән сораулар бирелде. Балалар бөтен сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр.