“Ленинградны блокададан азат итүгә-75 ел!”
Чиканас авыл китапханәсендә, Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан “Ленинград оборонасы һәм блокадасы - Каһарманлык символы” дигән исем астында китап күргәзмәсе ясап куелды. Укучылар өчен “Ленинградны блокададан азат итүгә-75 ел” дип исемләнгән информация сәгате узды. Китапханәче “Ленинград оборонасы һәм блокадасы - Каһарманлык символы” күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Информация сәгате презентация карау белән үрелеп барды.
Соңыннан балалар арасында "Без сугышны теләмибез" исеме астында рәсем конкурсы оештырылды . Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.