Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

“Дәүләт символлары һәм Россия Федерациясенең Конституциясе”

   12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә.

   Шул уңайдан Чиканас авылы китапханәсендә балалар белән “Дәүләт символлары һәм Россия Федерациясенең Конституциясе”дигән әңгәмә үткәрелде. Дәүләт символлары (флаг,герб,гимн) һәм РФ Конституциясе турында сөйләштек, презентация карадык. Россия Федерациясенең символлары илебезне тарихын искә төшерүче тарихи чыганаклар. Чөнки дәүләтебез зур, тарихи истәлекләргә бай. Конституциядә нәрсә турында язылганын аңларга тырыштык