“Әнием -күңелем кояшы"
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен "Әниләр көне" булып билгеләп үтелә.Әлеге бәйрәмгә багышлап, Чиканас авыл китапханәчесе башлангыч мәктәп белән берлектә “Әнием-күңелем кояшы” исеме астында әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Әлеге бәйрәм кичәсе, укучыларның чыгышлары белән башланып китте. Алар якын кешеләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырларын башкардылар. Кичәдә әниләр дә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр,уеннарда көч сынаштылар.