Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

“Һәр фасылның үз матурлыгы”

      Ел фасыллары арасында көз иң моңсу вакыт булып торса да, аның да үзенә генә хас төрле – төрле төсләрдән торган матурлыгы бар! Безнең китапханәгә йөрүче яшь укучыларыбыз үзләренең рәсемнәрендә алтын көзнең бар матурлыгын да тасвирлап бирергә тырышып бик матур рәсемнәр ясадылар.Укучылар көз турында халык сынамышлары белән таныштылар,табышмакларга җаваплар таптылар. “Көз” темасына белгән  күп кенә шигырьләрен сөйләделәр,җырлар башкардылар.Соңыннан балаларның рәсемнәреннән “Көзнең әкияти матурлыгы” исемле күргәзмә ясадык .