Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Чын дус була беләсеңме?"

Чиканас авылы китапханәсендә укучылар белән “Син чын дус була беләсеңме”дигән дәрес-әңгәмә  үтте.

     Син дус була беләсеңме? Дуслык турында нинди китаплар укыганың бар? Дуслык хакында мәкальләр беләсеңме? Шундый сорауларга җавап эзләү кечкенә дусларыма бик кызыклы булды. Аннан дуслык турында җырлар җырладык. Ахырда балалар “Чын дус нинди була?” дигән сорауга җавап эзләде һәм һәр бала, үзе уйлаган җавапны кәгазьгә язып, үзенең уйлары белән уртаклашты. Кечкенә булсалар да, чын дус кешегә хас сыйфатларны белүләре, дөрес итеп әйтүләре аеруча күңелле булды.

   Дәрес-әңгәмә дуслык турында презентация карау белән тәмамланды.