Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

«Мәңгелек дан сугыш кырында Җиңеп үлгән батыр солдатка»

8 нче май көнне Чиканас авылы китапханәсе башлангыч мәктәп укучылары белән берлектә Бөек Җиңүгә багышлап, һәйкәл янында митинг уздырды. Митинг мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән сугыш,җиңүгә багышланган җырлар,шигырьләр белән алып барылды. Укучылар һәйкәлгә алдан ясап куелган венок салды.Соңыннан яу кырында башларын салган авылдашларыбызны бер минут тын калып искә алдык.Авылыбызның Госман хәзрәт алар рухына догаларын ирештерде.