"Тукай - шигъри кыябыз”
Татар халкының бөек шагыйре - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, китапханәче “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе белән берлектә "Тукай - шигъри кыябыз" дип исемләнгән кичә үткәрде.
Балалар Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар башкардылар,шигырьләр сөйләделәр,әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
Кичәгә әзерлек барышында балалар Г.Тукай иҗатына ясаган рәсемнәрдән күргәзмә ясап куелды.”Тукай-шигърият күгендә иң якты йолдыз”дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнеп, балалар бакчасына йөрүче балалар өчен күзәтү ясалды.