Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

“Без Тукайны беләбезме?”

    Китапханә башлангыч мәктәп белән берлектә Габдулла Тукайның туган көненә багышлап “Без Тукайны беләбезме?” дип исемләнгән  викторина уздырды. Һәркем бирелгән сорауларга теләп җавап бирде. Балалар  шагыйрьнең шигырьләрен һәм җырларын башкардылар,әкиятләрен сәхнәләштерделәр.Чарада катнашучылар “ ГабдуллаТукай- шигърият күгендә иң якты йолдыз” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар.  Соңыннан татар теленең гимнына әверелгән “Туган тел” җыры башкарылды.