Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

Радостный период детства

     2018 ел – Татарстанда Л.Н.Толстой елы  уңайеннан Чиканас авыл китапханәсендә Л.Н.Толстой иҗатына багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Толстой иҗаты белән танышырга Чиканас башлангыч мәктәп укучылары һәм укытучылары чакырылды. Укучыларга Толстойның иҗаты һәм тормыш юлын чагылдырган  электрон презентация күрсәтелде.Китапларыннан “Три медведя” әкияте,”Два товарища” һәм башка мәсәлләре укып анализ ясалды.