Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

“Сандугачлар килгән безгә”

  Шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеевның тууына 85 ел тулу уңайдан 4нче гыйнвар көнне  Чиканас авыл китапханәсендә әдипнең иҗатына күзәтү үткәрелде.  И.Юзеев китапларыннан “Йолдыз кабынган мизгел” дип исемләнгән күргәзмә куелды, компьютер презентациясе күрсәтелде. Балалар өчен чыккан "Кар өстендә дөяләр” һәм башка китапларыннан  шигырьләр һәм әсәрләреннән өзекләр укылды.