Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

“Дулкын баласы”

Кояш Тимбикова –бик күп повесть-хикәяләр, публицистик мәкаләләр, шигырьләр  авторы. Аның әсәрләре барысы да йөрәккә үтеп керә, уйландыра, тормышны үзгәртү теләге уята. 10 ноябрь көнне Чиканас авыл китапханәсендә язучы –прозаик Кояш Тимбикованың  тууына 80 ел тулуга багышлап «Дулкын баласы» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә  төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре, биографик мәгълүматлар урын алды.