Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

“Ана күңеле шәфкать диңгезе»

   25 ноябрь көнне әниләр һәм дәү әниләр өчен “Ана күңеле шәфкать диңгезе” дип исемләнгән кичә булып узды.  Чара  укучылар көче белән  әзерләгән җылы эчтәлекле концерт программасы белән башланып китте. Әниләргэ, әбиләргә багышланган матур җырлар, тирэн эчтәлекле шигырьләр яңгырады,  Укучыларның  “Өч  кыз”  әкиятен сәхнәләштереп күрсәтүләре дә кичәгә  ямь өстәде.