Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Табигатьне саклыйк!" - экологик сәгать

Чиканас авыл китапханәсе китапханәчесе балалар бакчасында “Табигатьне саклыйк!” дип аталган экологик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга планетаның безнең зур уртак йортыбыз булуы һәм анда үзеңне акыллы,  тәртипле  тотарга кирәклеге турында сөйләде, табигатьтә булган могҗизалар турында таныштырды . Балалар игътибар белән тыңладылар, сорауларга дөрес җавап бирделәр, дөрес нәтиҗәләр ясадылар, үз күзәтүләре белән уртаклаштылар. Аннары китаплар карадылар һәм табигать турында хикәя һәм шигырьләр тыңладылар . Балалар өчен «Серле дөньяга сәяхәт» дип аталган күргәзмә оештырылды.

Чара балаларда зур кызыксыну уятты. Алар урманнарда, табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Чара барышында Кеше табигатьнең бер өлеше, ул аны  сакларга һәм якларга тиеш дигән нәтиҗә ясалды. Кешеләр шуны истә тотарга тиеш: җирдә кеше тормышы күбесенчә әйләнә-тирә мохиткә бәйле.