Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

“Мәңгелек дан сугыш кырында Җиңеп үлгән батыр солдатка”

9  май көнне Чиканас авылында  Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинг үткәрелде. Һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында «Мәңгелек дан сугыш кырында, Җиңеп үлгән батыр солдатка» дип исемләнгән тантаналы митинг узды.

Чараны авыл җирлеге башлыгы Газинур Гаязович ачып җибәрде. 
– Бүгенге матур тормыш өчен безнең бабайларыбыз кулларына корал алып сугышка киткән, гомерләрен кызганмыйча илгә тынычлык алып килгәннәр, – дип чыгыш ясады ул. 
Илгә-көнгә тынычлык теләп Госман хәзрәт Хасанов сүз алды. Митингта катнашучылар аңа кушылып дога кылдылар. Сугыш елы балалары исеменнән Ибраһимов Нәкыйп абый чыгыш ясады.һәм авыл халкына Җиңү бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде. 
Мәктәп укучылары тарафыннан матур шигырьләр укылды. Аларга ветеран укытучы Халидә Вафина кушылды.
Митинг обелискка чәчәкләр салу һәм бер минут тынлык белән тәмам булды.