Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Рамазан - изге ай" - дини бәйрәм

Чиканас авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак калфак" оешмасына йөрүче хатын-кызлар белән "Рамазан - изге ай" дип аталган дини бәйрәм үткәрдек. Халидә апа Вафина безгә вәгазьләр сөйләде, Алсу апа Сафиуллина Рамазан ае, фитыр сәдәкәсе, кадер киче турында әйтеп узды, Рәфилә апа Фәсхетдинова коръәннән аятләр укыды. Аннары китапханәче "Ислам дине - яшәү үрнәге" дип аталган күргәзмәдәге китапләрга күзәтү ясады. Ахырдан бергәләп ифтар кылдык, күтәнәчләр белән сыйландык.