Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

«Балалар китабы — язгы кояш нуры»

Ел саен 2 апрельдә, Даниянең бөек әкиятче Г.Х. Андерсенның туган көнендә, бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Аны бәйрәм итү 1967 елда Халыкара балалар китабы советы инициативасы һәм Карары буенча билгеләнә.

Чиканас авыл китапханәсе мондый бәйрәмнән читтә кала алмый, сүз балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәбият турында барса да, бәйрәмгә өлкәннәр дә шатлана. Сәбәбе гади без барыбыз да балачактан һәм яшь буын өчен язылган әкиятләр, шигырьләр укып  үстек. Россиядә Гаилә елы буларак, без китапханәгә китап укучы Минзиннар һәм Фазылҗановларның  гаиләләрен чакырдык. Алар белән китапханәдә әдәби викторина үткәрдек.  Әлеге чара өчен «Балалар китабы — язгы кояш нуры» дип аталган китап  күргәзмәсе оештырылды, анда төрле жанрдагы балалар китаплары тәкъдим ителде.

Китапханәче бәйрәм тарихы белән таныштырды, Бөек дат язучысы-әкиятчесе Ганс Христиан Андерсен турында сөйләде. Аннары гаиләләр командаларга бүленеп, яраткан китап битләре буйлап сәяхәткә чыктылар . Алар «Әкият викторинасы» сорауларына җавап бирделәр, китаплар һәм уку турында табышмаклар чиштеләр, «Әкият чуалышы» конкурсында, «Без - рәссамнар» мастер - классында катнаштылар, китап турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Очрашу ахырында һәр команда призлар алды.