Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Кешелекнең иң гүзәл чагы" - искә алу сәгате

Авылдашыбыз, шагыйрь Радик Мөхәммәтҗановка 30 март көнне 66 яшь тулган булыр иде. Радик абый Чита өлкәсендә армия сафларында бер ел хезмәт иткәч авырый башлый һәм аннан төзәлмәс авыру алып кайта. Аннан бөтенләй хәрәкәтсез калып байтак еллар урын өстендә ята. Радик абый язмыштан төшенкелеккә бирелми, киресенчә аның рухы ныгый. Тормыш сынавы аның шигъри сәләтен тагын да уятып җибәрә. Радик Мөхәммәтнең шигырьләре үзебезнең район газетасында, республика матбугатында еш басыла. Ләкин алар китап булып чыгарга өлгермиләр. Иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлаган егет 38 яшеньдә, 1996 елның 27 октябрендә вафат була. Радик абыйның вафатыннан соң гына, аның 3 китабы басылып чыга.
Без китапханәдә укучылар белән Радик абыйны искә алу сәгате үткәрдек.