Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Яшәү яме"

Чиканас авыл китапханәсендә Ә.Ениикиның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби сәгать узды. Чара барышында китапханәче укучыларга язучының тормышы, тәрҗемәче, сатирик, тәнкыйтьче, публицист, Бөек Ватан сугышы темасына аерым игътибар биргән әдәбиятчы буларак осталыгы турында сөйләде. Тормышының төрле чорларында иҗат ителгән әсәрләре белән таныштырды.

Әмирхан Нигъмәтҗан улы публицист, Татарстан Республикасының күренекле татар язучысы. Сугыш елларында Әмирхан Ениики фронтка китә, немец-фашист илбасарлары белән сугыша. 1989 елда аңа татар әдәбиятын үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен «Татарстанның халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Язучыга киң танылуны «Вөҗдан», «Соңгы китап»  повестьлары китерә.

Китапханәче "Рухи матурлык җырчы" китап күргәзмәсен күзәтү ясады, анда язучының тормыш һәм иҗат юлы, язучының әсәрләре һәм истәлекләре турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Ахырдан "Кыз" һәм "Матурлык"әсәрләре турында фикер алыштык. Ә.Еники әсәрләрен укыганда, һәр вакыт яңа нәрсә ачасың һәм сихер дөньясына чумасың. Шуңа күрә аның әсәрләре безнең көннәрдә дә актуаль .