“Әниләр һәм бәбиләр”
Чиканас авыл мәдәният йортында Гаилә елына карата һәм 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Ак калфак» оешмасында катнашучылар Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәре буенча спектакль күрсәттеләр.
Пьесаның вакыйгалары бала тудыру йортында бара. Пьесаның герой-әниләре характерлары һәм тормыш тәҗрибәсе белән бик нык аерыла. Аларның берсе баладан баш тарта. Бөтен хастаханә аякка баса: кызның баш тарту өчен төпле сәбәбе дә юк. Бары тик эгоистик исәпләү, һәм бу унтугыз яшендә! Спектакль бүгенге җәмгыятьнең көнүзәк проблемаларын күтәрә. Аларның берсе-ананың үз баласын тәрбияләргә теләмәве. Авторның нечкә юморы һәм актерларның осталыклары аркасында тамашачылар чын күңелдән көлделәр , бер үк вакытта күз яшьләре дә булды.