Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

«Хикмәтле да, бизәкле да туган тел» - библиоквест

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Төп аралашу чарасына багышланган бәйрәмнең максаты-традицияләрне онытмау, туган телеңне ярату, саклау һәм үстерү. Бу көнне бәйрәм итү хөрмәтенә китап укучылар өчен «Хикмәтле да, бизәкле да туган тел»библиоквесты үткәрелде. Башта китапханәче бәйрәмнең тарихын, туган телнең әһәмиятен  сөйләде. Аннары укучылар ике командага бүленделәр  һәм түбәндәге биремнәрне үтәргә тиеш иделәр: туган тел турында татар мәкален җыярга , фразеологизмнарны аңлатырга, ромашкада язылган табышмакларга җаваплар табарга. Шулай ук "башываткыч" сүзеннән күп кенә яңа сүзләр туплап язарга, Г.Тукай әкиятеннән "Шүрәле" не күзләре ябылган килеш ясарга , "Т"хәрефенә башланган кеше исемнәрен  язарга.

Аннары шагыйрьләрнең туган тел турында шигырьләрен укыйдык. Китап укучылар үзләренең күпкырлы белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чараның ахырында китапханәче китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү үткәрде .