Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Хуш киләсең, Яңа ел!" -бәйрәм кичәсе

Яңа ел-иң көтелгән һәм искиткеч бәйрәм. Яңа ел алдыннан без барыбыз да бераз бала булып китәбез. . Без барлык теләкләрнең, яңа могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең үтәлүен көтәбез. 31 декабрь - узган елның соңгы көне, шуңа күрә кешеләр бу вакыйгага аерым игътибар бирәләр. Шуны исәпкә алып, мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсе программасын әзерләделәр. «Ак калфак " клубы әгъзалары бәйрәм концертында актив катнаштылар .Мөхәммәтҗанова Рәмзия үзе иҗат иткән шигырьләрне укыды , Вафина Хәлидә, Фәсхетдинова Рафилә, Шәфигуллина Гауһария матур җырлар җырлады. «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары бергә татар халык җырларын башкардылар Яшьләр дәртле җырлар, заманча биюләр белән чыгыш ясадылар. Безнең бәйрәмгә әкият геройлары, Кыш Бабай һәм Кар кызы, Яңа ел символы Аждаһа килде. Кыш бабай барысына да бүләкләр таратты. Яңа ел бәйрәменең иң көтелгән өлеше "бәйрәм лотереясе"булды. «Яңа елга китап белән! " дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан канәгать калдылар