Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

«Син конституция турында беләсеңме?»

Ел саен 12 декабрьдә Россия Конституция көнен билгеләп үтә. Гражданлык-патриотик тәрбиягә, үсеп килүче буынның хокукый культурасын формалаштыруга ярдәм итү максатыннан Чиканас авыл китапханәсендә урта мәктәп яшендәге укучылар өчен «Син конституция турында беләсеңме?» дип аталган уен-викторина уздырылды.

Китапханәче башта балаларга 2023 елның 12 декабрендә илнең Төп Законы-Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 30 ел булуы турында әйтеп узды. Чарада катнашучылар РФ Конституциясе гарантияләгән гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Дәүләтнең төп Законын белү һәм грамоталы куллану цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын арттыру өчен иң мөһим шарт икәнлеге турында белделәр.

Аннары укучылар «Син конституция турында беләсеңме?» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, шуның белән чара вакытында алган белемнәрен күрсәттеләр. Бүгенге кичә  законны белмәү аны бозган өчен җаваплылыктан азат итми һәм Россиянең һәр гражданы үз иленең Төп Законын белергә һәм үтәргә тиеш дигән искәртү белән тәмамланды.

 Чара ахырында укучылар РФ Конституциясе, Хезмәт һәм торак кодекслары, яңа пенсия законнары, гаилә хокукы турында хокукый актлар, Бала хокуклары турында конвенция һәм башка закон документлары белән таныша алдылар.