Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Коррупция тукта!"

9 декабрь-коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Чиканас  авыл китапханәсенәчесе коррупциягә каршы көрәшү максатыннан  "Коррупция тукта!" дип аталган хокукый белем сәгате үткәрде.  Балаларга коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуы турында сөйләнде. Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәнлегенә басым ясалды,ул җәмәгатьчелекнең авыруы дип аңлатылды. Аның белән авырмас өчен бары тик намус белән яшәргә , законнарны бозмаска кирәклеге аңлатылды. Кичәдә китапханәче "коррупция", "взятка", "подкуп" сүзләренә аңлатма биреп китте. Бу эшләр өчен нинди җәзалар каралган, кемнәрне җинаять җаваплылыгына тартырга кирәклеге турында сөйләшенде. Укучылар сорауларга җаваплар бирделәр, журналларда басылган статьялар белән таныштылар.

Чара азагында, укучылар коррупциягә  турында үз фикерләрен белдерде. Китапханәдә укучылар өчен “Коррупциягә: “юк!” дип әйт!» дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.. Күргәзмәдән түбәндәге китаплар белән танышырга мөмкин иде : Гоголь «Ревизор», «Мертвые души», Грибоедов «Горе от ума», Островский «Гроза», М.Е. Салтыков-Щедрин, А.П. Чехов,  А.Н. Толстой «Золотой ключик и приключения Буратино», Д. Родари «Чиполино», А.С. Пушкин «Сказка о рыбаке и рыбке», Г. Камал, Г. Тукай,  Конституция РФ һәм башкалар. 

 Yткәрелгән чараның максаты: яшьләрдә, балаларда намуслылык, ихтирамлылык, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.