Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

«Балалар газетасына кунакка»

14 ноябрьдә , укучылар өчен , Чиканас авыл  китапханәсе китапханәчесе «Көмеш кыңгырау» балалар газетасының 30 еллыгына багышланган «Балалар газетасына кунакка»  чарасы үткәрде.

Китапханәче  газета турында сөйләде, анда балалар күп кенә сорауларга җавап таба ала: табигать, спорт, балачак мавыгулары, яшьтәшләренең иҗаты турында. Газетада танып белү характерындагы материаллар күп һәм аның битләрендә үз иҗаты белән уртаклашу мөмкинлеге дә бар. Балалар «Көмеш кыңгырау» газетасында басылган яшьтәшләренең хикәяләрен, шигырьләрен, әкиятләрен рәхәтләнеп тыңладылар, кроссвордлар, табышмаклар чиштеләр.