Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

“Кыш бабайда кунакта”

       7 гыйнвар көнне Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә мәдәният йортында балалар өчен “Кыш бабайда кунакта” дип аталган Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Төрле уеннар, конкурслар, лотореялар уйналды. Кыш бабай белән Кар кызы килү белән чын күңел ачу чаралары: әйлән-бәйлән , яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр уку башланды. Бу яңа ел кичәсенә килгән һәркем тамашачылар гына булып утырмады, төрле конкурсларда, уеннарда да катнашты. Кыш бабай бик күп бүләкләр алып килде. Төрле яшьтәге балалар өчен бик күп яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрелде. Кичә дәвамында "Тылсымлы Яңа ел белән!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдән  төрле илләрдә Яңа елны ничек каршылаулары турында танышырга була иде. Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы турында бик матур шигырьләр кергән китаплар урнаштырылды. Яңа ел табынына әзерләнә торган тәмледән-тәмле ризыкларның рецептларны табарга була иде. Балалар һәм өлкәннәр үткәрелгән бәйрәмнән бик канәгать калдылар.