Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

“Әкияттә кунакта”

12нче  гыйнвар көнне  Чиканас  авыл китапханәсендә башлангшыч сыйныф укучылары белән ,танылган француз язучысының тууына 395 ел булу уңаеннан, “Әкияттә кунакта” дигән чара үткәрелде. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда танылган француз әкиятчесенең «Золушка», «Красная шапочка», «Кот в сапогах», «Итекле песи», «Көлсылу», «По дорогам сказки» дигән  китаплары урын алды. Шарль Перроның әкиятләре һәркемгә балачактан таныш, әкиятләренең гаҗәеп дөньясы могъҗизалар һәм тылсым белән тулы.  Шулай ук  укучылар белән әкиятләрне кычкырып уку да оештырылды. Иң матур итеп әкиятне укучы Нигъмәҗанов Нурисламга китапханәче истәлеккә әкият китабы бүләк итте. Китап укучы балалар Шарль Перроның әкият геройлары: Кызыл Калфак, Көлсылу, Итекле Мәче белән бергә кызыклы сәяхәт ясадылар. Соңыннан викторина соруларына җаваплар бирделәр.Иң күп җавап бирүче Әхмәтҗанова Зәринә дә истәлек бүләгенә лаек булды. Кичәдә барлыгы 6 укучы катнашты.