Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

“Шушы яктан, шушы туфрактан без”

         6 октябрь көнне Чиканас мәдәният йортында өлкән яшьтәге китап укучылар өчен, Югары Бирәзә авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган әдәби- музыкаль кичә үткәрдек. Китап укучылар игътибарына “Хисләремне туплап тәкыя үрдем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә якташ шагыйрьләребезнең китаплары урнаштырылды, аларның тормыш юлларын һәм иҗатларын яктырткан мәкаләләр урын алды. Кичәбез матур шигырьләр һәм җырлар белән бергә үрелеп алып барылды. Китапханәчеләр шагыгыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, китап укучыларны аларның иҗатлары белән таныштырдылар.Халидә апа Вафина авылдашыбыз Радик Мөхәммәтҗанов сүзләренә язылган “Зәңгәр чәчәк” җырын җырлады. Вәгыйз Әһлиуллин Курса Почмак авылы кызы Сания апа Әхмәтҗанова сүзләренә язылган җырларны башкарды.Филсинә Корбангалиева һәм Рәмзия Мөхәммәтҗановалар үзләре язган шигырьләрне укыдылар. Китап укучылар игътибарына экранда “Арча ягы язучылары” дип аталган видеоролик күрсәтелде. Кичәдә барысы 30 кеше катнашты.