Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

“Серле йомгак” - мастер-класс

Китапханәдә, Пушкин картасы буенча, яшьләр өчен кич утыру булып узды. Китапханәче бу һөнәрнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, кул эшләренең файдалы яклары белән таныштырды. Кичәгә "Ак калфак"  клубы членнары, Шәфигуллина Гәуһәрия, Сафиуллина Лилия һәм Минзина Альбина чакырылган иде. Китапханәче кул эшләре турында китаплар һәм журналлар күргәзмәсенә күзәтү  ясады, кичәдә катнашучыларның үз эшләре күргәзмәсе белән таныштырды.  Лилия Сафиуллина яшьләргә чигү традицияләре һәм билгеләре турында сөйләде, Гәүһәрия апа Шәфигуллина башмак  бәйләү буенча мастер-класс үткәрде.Альбина Минзина мучаланы ничек бәйләргә кирәклеге турында . сузылмасын өчен ничек бәйләү  серләре белән уртаклашты.  Чарада катнашучыларның һәрберсе үзләренең  уңышлары белән уртаклашты һәм  яраткан шөгыльләре белән кайчан шөгыльләнә башлаулары турында сөйләде. Без эшләдек һәм татар халык җырларын җырладык. Аннары бергә "Йозек салыш" халык уенын уйнадык .