Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Китап сайларга өйрәник" - китапханә дәресе

Китапханә нәрсә ул? Китаплар нигә кирәк? “Абонемент» һәм «китап фонды " нәрсә ул? Бу һәм башка күп кенә сорауларга җавапларны  яшь укучылар китапханәдә очрашуда белде.

Китапханәче балаларны китапханә тарихы, китапханәдәге  тәртип кагыйдәләре һәм китаплар белән ничек эш итәргә кирәклеге турында,  киштәләрдә нинди китаплар торуы, алар ничек урнаштырылган булуы турында таныштырды. Балалар «китапханәдә китап сайлау» видеопрезентациясен карадылар.

Дәрес әңгәмә формасында үтте.Аннары һәр укучы китапның тышлыгына карап бу китап турында нәрсәләр белергә булганын өйрәнде. Китапның титул битеннән нинди өстәмә мәгълумат алырга булуын белдек. Китапның эчтәлегенә карап, китап турында ничек  мәгълумат алырга икәнен  өйрәндек.

Аннары яшь укучылар әкият геройлары турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында һәр укучы үзенә  формуляр  булдырып, сайланган китапны өенә ала алды.